news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентлар Россия буйлап бушлай сәяхәт итә алачак

Беренче сәяхәткә 23 сентябрьдә кузгалачаклар.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә студентлар өчен эшләнгән «Больше, чем путешествие» дип аталган бушлай  программада катнашырга теләүчеләр теркәлү уза башлады. Ил буйлап бушлай турлар уздыру мөмкинлеге бирүче әлеге программа барлык федераль округларга кагыла.

Беренче сәяхәткә 23 сентябрьдә кузгалачаклар. Моның өчен сайтта теркәлергә мөмкин.

Сәяхәтләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән бушлай оештырыла. Ул Федераль Җыенга юлламасында Министрлар Кабинетына студентлар һәм мәктәп укучыларының ил буйлап иркен сәяхәт итү мөмкинлеген арттыра торган берничә инициатива эшләргә кушкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot