Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә автомобильләргә мәҗбүри техник карау уздыруны бетерергә тәкъдим ителәчәк
«Бердәм Россия» партиясе автомобильгә техник карауны машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итә.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына шәхси автотранспортка мәҗбүри техосмотр үткәрүне бетерү проектын кертәчәк.
«Бердәм Россия» партиясе автомобильгә техник карауны машина хуҗасы алышынганда гына үткәрергә тәкъдим итә. Анда да автомибиль яисә мотоцикл дүрт елдан искерәк булса гына. Башка барлык очракларда да без бу процедураны ирекле итеп калдыру яклы. Әлеге инициатива бары физик затларга гына кагыла. Коммерцияле транспот өчен ул кулланылмый», — дип белдерде партиянең генераль советы секретаре Андрей Турчак. Бу хакта РИА Новости яза.
Турчак әйтүенчә, депутатлар закон проектын хөкүмәт белән бергәләп эшләп бетереп, аны Дәүләт Думасына кертәчәкләр һәм яңа сайланышта оператив төстә кабул да итәчәкләр. Аның сүзләренчә, техник карау үткәрүгә бәйле закон 1994 елда кабул ителгән һәм алар инде «мораль искергән».
Үз чиратында вице-премьер Марат Хөснуллин, «Бердәм Россия» партиясенең бу тәкъдиме күптән өлгергән иде, дип белдерде. «Үзенең мотоциклы яки автомобиленең иминлеген иң беренче чиратта хуҗа кеше үзе кайгыртырга тиеш», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз