Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Транспорт министрлыгы самокатларның тизлеген чикләргә тәкъдим итә
Россиянең транспорт министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән төзәтмәләрнең финал редакциясен тәкъдим итте.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы электрлы самокатлар өчен сәгатенә 25 километрдан артмаган тизлек лимиты кертү яклы.
Россиянең транспорт министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән төзәтмәләрнең финал редакциясен тәкъдим итте. Бу хакта, закон проектына сылтама белән, «Коммерсант» газетасы яза.
Әлеге төзәтмәләр нигезендә электрлы самокатларның тротуарларда, велосипед юлларында һәм юл читләрендә хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 25 километрдан артмаска тиеш.
Аннан алдарак бары җәүлеләр сукмагыннан йөргәндә генә тизлекне сәгатенә 20 километр итеп чикләү тәкъдим ителгән иде.
Мәскәү шәһәренең транспорт департаменты вәкиле Могамед Колгаев мэриянең Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, тагын да алгарак китеп, илебезгә читтән кертелгән яки бездә җитештерелә торган электрлы самокатларда тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан арттырмый торган программа гына урнаштырырга тәкъдим итүләрен сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз