Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразиев Балтач районында төзекләндерелгән объектларны карады
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Балтач районына сәфәр кылды.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев эшлекле сәфәр белән Балтач районына барды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Алар Смәел торак пунктында капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният йорты ачылышында катнашты. Аннары авыл халкы белән аралашты.
Аннары кунаклар Шеңшенәр авылында шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң ачылган Авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасын карады һәм авыл халкы белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз