news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия лидерлары» бәйгесендә Татарстаннан биш кеше җиңде

Традицион рәвештә, идарәчеләр конкурсы остазларының берсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

«Россия лидерлары» бәйгесендә Татарстаннан биш кеше җиңде

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының суперфиналында биш татарстанлы җиңү яулады. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.

Суперфиналда федерациянең барлык субъектларын тәкъдим итүче 300 конкурсант катнашты, шуларның 106сы җиңүче дип танылды.

Республикадан Тимур Кайданный — ICL ГК бүлеге башлыгы, Ирек Садыйков — ВТБ банкында корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директор, Закир Габдрәшитов — «АНП Зенит» ҖЧҖ партнеры, Карен Додонов — Үзәк хәрби округы хәрби прокуратурасының күзәтчелек бүлеге прокуроры, шулай ук «Оренбург өлкәсен үстерү корпорациясе» АҖ генераль директоры урынбасары Никита Хилимончик (элек «Алабуга» МИЗда эшләгән) җиңүче булды.

«Финалга узучыларны бәяләү 2020 елның 6-7 сентябрендә Мәскәү янындагы Солнечногорск «Сенеж» остаханә идарә мәйданчыгында узды «, — диелә хәбәрдә.

Суперфиналда җиңү яулаучылар остазлардан консультацияләр алачак. Алар арасында әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләре, шулай ук РФ зур корпорацияләре башлыклары да бар. Гадәттәгечә, «Россия лидерлары» остазларының берсе — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук барлык суперфиналистлар да 1 млн сумлык грантка ия булды. Алынган акчаларны алар Россиянең алдынгы югары уку йортларында укуга тота ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100