news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет кертеләчәк

2020 елда югары тизлекле интернетка янгын сүндерү бүлеге объектлары, җирле үзидарә органнары, Росгвардия, территориаль сайлау комиссияләре тоташтырылган.

2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет кертеләчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет керәчәген әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

«Авыл җирлегендә күп кенә фельдшер-акушерлык пунктларына элемтә кермәгән. Бернинди телемедицина, бернинди электрон консультация, бернинди электрон чират юк аларда. Киләсе елда 802 социаль мөһим объектка җепселле-оптик элемтә линиясе тоташачак. Әлеге объектларның 80-90 проценты авыл фельдшер-акушерлык пунктлары булачак», — диде Айрат Хәйруллин.

2020 елда «Цифрлы икътисад» программасы буенча 613 социаль объект югары тизлекле интернетка тоташтырылган. Алар рәтендә янгын сүндерү бүлеге объектлары, җирле үзидарә органнары, Росгвардия, территориаль сайлау комиссияләре бар. Быел Татарстанда «Цифрлы икътисад» программасын гамәлгә ашыру вакытыннан алда төгәлләнгән.

«2019-2021 елларда 1913 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле Интернетка тоташтыру максатыннан федераль бюджеттан 1 млрд 100 млн сум акча каралган», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100