news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп балалы гаиләләр өчен төзелә торган микрорайонга исем эзлиләр

Яңа урамнарга исә 130 дан артык исем тәкъдим ителгән

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә урамнарга, предприятиеләргә, свкерларга, мәйданнарга исем һәм географик атамалар бирү буенча комиссия утырышы узды.

Күп балалы гаиләләр өчен төзелә торган микрорайон Түбән Мактаманың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Комиссия әгъзалары “Мактаминка”, “Жемчужина”, “Чулпан”, “Черемушка” исемнәрен тәкъдим иттеләр. Микрорайонның нинди исемгә лаек булуын депутатлар хәл итәчәк. Яңа урамнарга исә 130 дан артык исем тәкъдим ителде. Алар арасында танылган якташларыбыз Харис Шәйхатдаров, Энҗе Мөэминова, Шамил Надыйров, Галина Грицышина, Гаяз Сәрвазов, Борис Иванов һ.б. бар, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot