news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлы ремонтына 113 миллион сум тотылачак

Быел асфальтның аскы катламын җәю генә планлаштырыла, объектны киләсе елга гына тапшырачаклар.

Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлы ремонтына 113 миллион сум тотылачак
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 8 август, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). ​​​​​​​Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 66 нчы участогында зур ремонт бара. Чишмә борылышыннан соң ук, Түбән Баландага таба 1,6 чакрымнан артык участокта юлчылар ремонт эшләрен башлап җибәргәннәр.

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре урап узу юлын төзегәннәр, шулай да бу машина йөртүчеләргә бераз уңайсызлыклар тудыра.

Ремонт участогында эш күләме шактый: җир катламын тыгызлаганнан соң, юл өслеген комплекслы тоташтыргыч матдәләр — известь һәм цемент белән каплаганнар. Аның өстенә башта ком катламы, аннары вак ташлы-комлы катнашмадан нигез салынган.

Юлчылар асфальт-бетон катламының беренче катын берничә көннән соң гына җәяргә планлаштыралар.

Ремонтның гомуми смета бәясе 113 миллион сумнан артып китә. Әмма быел асфальтның аскы катламын җәю генә планлаштырыла, объектны киләсе елга гына тапшырачаклар.


news_right_1
news_right_2
news_bot