news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә кушты

Җитешсезлекләрне 20 августка кадәр тәмамлау бурычы куелды.

Чаллы мэры  иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә кушты
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 8 август, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим). Чаллы шә­һәре мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев җа­вап­лы җи­тәк­че­ләр бе­лән бер­гә ЗЯБ һәм ГЭС бис­тә­лә­рен­дә­ге иҗ­ти­ма­гый киң­лек­ләр­не җен­тек­ләп тик­шер­де һәм җи­теш­сез­лек­ләр­не бе­те­рү бу­ры­чын куй­ды. 

Ул Чаллы татар дәүләт драма театры янындагы Марат Бибишев исемендәге парктагы чүп савытларының тышын юарга, мәйданны тәмәке төпчекләреннән чистартырга, агач һәм куакларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга кушты.

Тукай яр буенда газоннарга тиз арада автомат су сибү системасы проектын эшләргә тәкъдим итте. Наил Мәһдиев яңгыр сулары ага торган коелар һәм чәчәк түтәлләрен дә тәртиптә тотарга боерды.

Иҗтимагый киңлекләрдә бәдрәфләр мәсьәләсе дә читтә калмады. Мэр физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен барлык уңайлыклары булган бәдрәф ачарга кирәклеген әйтте. Биредә елга ярына төшү юлын төзекләндереп, күперне дә буярга кушты. Тинчурин бульварында исә балалар шәһәрчеген тиешле дәрәҗәгә китерергә һәм паркны яшелләндерергә кирәклеген искәртте. Бу эшләр 20 августка кадәр тәмамланырга тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100