news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44 процентка үтәлгән

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән киңәшмә уздырды.

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44 процентка үтәлгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 2020 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 1066 объектта эш планлаштырылган, бүгенге көндә эшләрнең 44 проценты үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Шулай ук быел 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. 6 августка 29 объектта эшләр бара, калганнары куллануга әзер. Эшләр өч коррекцион мәктәптә һәм 64 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дәвам итә (план буенча 87 объект, 23 объектта эш тәмамланган).

Ике ресурс үзәгендә, ике яшьләр үзәгендә, дүрт балалар сәламәтләндерү лагерендә, өч стационарда, җиде сәламәтлек саклау объектында, 17 мәдәни объектта, бер мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениесендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы бер мәгариф учреждениесендә, тугыз социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, дүрт муниципаль архивта, ике урманчылык бинасында һәм Башкарма комитетның 12 бинасында капиталь ремонт тәмамланган.

Авыл хуҗалыгы объектларына килгәндә 70 сыер абзарында, 71 ындыр табагында, 25 машина-трактор паркында, бер яшелчә-бәрәңге саклагычта, 37 ветеринария берләшмәләре биналарында һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә, ике кошчылык фермасында, өч ат фермасында капиталь ремонт тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100