news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кытай теленнән бушлай дәресләр оештыралар

Укучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Казанда кытай телен өйрәнү өчен төркем туплый. Беренче танышу дәресе 20 августта узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Дәрестә укытучы Мария Макарова кытай теле үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә, Кытай турында сөйли, кыскача аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра.

Дәрес нәтиҗәләре буенча, теләүчеләр бушлай уку курсларына языла ала. Укулар сентябрьдә «Игелекле эшләр көне» фондында башлана. Катнашучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Танышу дәресе 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. 10 яшьтән олырак булган кешеләр катнаша ала. Алдан язылу өчен телефон: +7 (84-32) 36-65-61.

Дәресләргә битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100