Чирмешәндә ике эшмәкәр продукцияләрен ТАССРга 100 ел логотибы белән чыгара

ТАССРның 100 еллыгы флагын чирмешәнлеләр велосипедларда каршы алды.

(Чирмешән, 8 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә ике эшмәкәр продукцияләрен ТАССРга 100 ел логотибы куеп чыгарачак. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында республика районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасы уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Флагны Чирмешәндә ипи-тоз һәм баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Аны хөрмәтләү чарасы Яшьләр мәйданчыгында булды. Биредә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әләмгә район гербы төшерелгән тасманы беркетте.

«Флаг эстафетасын зур горурлык белән кабул иттек. Республика халыклары киләчәккә зур ышаныч белән карый, чөнки Татарстанда халык мәнфәгатьләре беренче урында тора. Татарстан тарихына 90 еллык Чирмешән дә лаеклы өлеш кертте», — дип белдерде район җитәкчесе.

Фердинат Мидхәт улы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, Татарстанда сатыла торган продукциягә ТАССР логотибын урнаштыруга хокук бирүче сертификатлар да тапшырды. Бүген аларга шәхси эшмәкәрләр: Чирмешәндә яшәүче Минуи Гаспарян һәм Ивашкинодан Александр Макаров ия булды.

«Хезмәтебезне шулай югары бәяләгәннәре өчен, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, — ди Минуи Кастановна. — Әлеге ышанычны аклап, без үзебезнең продукциянең сыйфатын югалтмыйча, киләчәктә дә чирмешәнлеләрне сөендерергә тырышырбыз.

Чарада шулай ук район үсешенә, аның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга лаеклы өлеш керткәннәре өчен, балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең милли көрәш буенча тренеры Илзәр Закировка, социаль хезмәткәр Наталья Долговага, мемориаль үзәк директоры Валентина Захаровага, врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаевага, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗановага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Республика шәһәрләре һәм районнары буенча юбилей әләме 30 августка кадәр сәяхәт итәчәк.