Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 августта бәйрәм чараларына тән температурасын үлчәп кенә кертәчәкләр
«Кеше саны буенча чикләүләр барыбер булачак», — диде Любовь Авдонина.
(Казан, 8 август, » Татар-информ», Эвелина Киселева). 30 августта Татарстанда Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары планлаштырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Covid-19 авыруы таралу сәбәпле, бәйрәмне уздыру форматы турында сөйләде.
Авдонина чарага тән температурасын үлчәгәннән соң гына керергә мөмкин булачагын әйтте. Аның нинди форматта булачагы бәйрәм датасына якынрак билгеле булачак.
«30 августка кадәр вакыт бар әле. Бүген без күрсәткечләрне нигезләү һәм чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчү мәсьәләсен карыйбыз. Бәлки, профилактика чараларын үтәп, билгеле бер форматта массакүләм чараларны үткәрү рөхсәт ителер. Кеше саны буенча чикләүләр барыбер булачак», — диде Авдонина.
Авдонина профилактика чараларының язылачагын һәм аларны үтәү контрольдә булачагын өстәп әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз