news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июль аенда татарстанлыларга бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге тудырыла

Чарага килгәндә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләрне үтәү таләп ителә, битлек кию мәҗбүри.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте июль аенда Татарстан халкы өчен бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Казан мэриясе порталында шул хакта хәбәр ителә.

Гомуми мәсьәләләр буенча консультацияне һәр пәнҗешәмбедә 10.00-12.00 сәгатьләрдә алырга мөмкин.

13 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә гражданнарның сорауларына ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге Төбәк иҗтимагый контроль үзәге белгечләре җавап бирәчәк.

Гаилә һәм балаларга бәйле мәсьәләләр буенча юридик ярдәмне 23 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә күрсәтү күздә тотыла.

26 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы хезмәткәрләре милек мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк.

Консультацияләр Калинин урамы, 3нче йорт адресы буенча уздырыла. +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Чарага килгәндә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләрне үтәү таләп ителә, битлек кию мәҗбүри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100