Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гаиләдә бала караучы әбиләрнең пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр
Россиядә шулай ук пенсион декрет ялы программасын әзерләргә кирәк, диде Анна Кузнецова.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова фикеренчә, гаиләдә бала караучы әбиләрнең пенсиягә чыгу яшен киметергә һәм эш стажын сакларга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Гаиләдә бала караучы әбинең лаеклы ялга чыгу яшен киметү һәм бер үк вакытта эш стажын саклап калу мөмкинлеген карауга ирешергә кирәк», - диде Кузнецова «Бердәм Россия» партиясе халык программасына аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы тәкъдимнәр буенча стратегик сессиядә.
Аның сүзләренчә, Россиядә шулай ук пенсион декрет ялы программасын әзерләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз