news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда сукбай терлекләр өчен «штрафстоянка» ачылган

Әлеге чара терлек хуҗасының җаваплылыгын арттыруга һәм юлларда аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Белорет районында сукбай терлекләрне вакытлыча тоту пункты ачылган. Бу хакта РБК сайты муниципалитет башлыгы Андрей Иванютага сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге чара терлек хуҗасының җаваплылыгын арттыруга һәм юлларда аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Үз иркендә йөрүче терлекне ачык абзарга ябачаклар, ашарына-эчәренә бирәчәкләр, барлык хайваннарны да ветеринар караячак.

«Хуҗаларыннан башка йөрүче сыер һәм атлар киртәләрне җимерә, чәчүлекләрне юк итә. Районда ярты ел эчендә генә дә хайваннар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте булды. Терлек төнлә юлда очраса тагын да куркыныч. Хуҗаларның һәрвакытта да үз терлекләренә күз-колак буласы яки көтүче яллыйсы килми. Административ комиссия хуҗаларны штрафка тартса да, терлекләр теләсә кайда йөрүен дәвам итә», — дип аңлатты әлеге инициативаны Иванюта.

Хайванның биркасы булган очракта, аның кайда йөрүе турында хуҗасына хәбәр ителәчәк. Әгәр ул юк яки укып булмый икән, сыер яки атның фотосын гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга ниятлиләр.

Терлекне «штрафстоянка»да тоткан өчен аның хуҗасына беренче тәүлек өчен — 2,8 мең һәм алга таба һәр көн өчен 1,8 мең сум түләргә туры киләчәк. Ул шулай ук транспорт чыгымнарын каплаячак һәм ветеринар хезмәте өчен дә түләячәк. Моннан тыш, хуҗаны терлекләрне көтү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартачаклар, аның күләме 1-3 мең сум тәшкил итә.

Район башлыгы сүзләренчә, хәзер муниципалитетта подрядчы эзлиләр, ул урамда йөрүче терлекләрне аулау белән шөгыльләнәчәк. Бер хайванны тоткан өчен 2,8 мең сум түләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100