news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат турниры узды

Интернатта тәрбияләнүчеләр мондый очрашуларның мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте

(Алабуга, 8 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугадагы картлар һәм инвалидларның интернат йортында яшәүчеләр Ветераннар Советы вәкилләре белән шашка һәм шахмат буенча берничә партия уйнады.

Уен нәтиҗәләре буенча Рәхим Гайсин беренчелекне яулады, икенче урында — картлар йортында яшәүче Геннадий Щукин, өченчедә — шулай ук Ветераннар Советы вәкиле Михаил Красильников. Шәһәрдәге танылган шахматчысы, блиц буенча Алабуга чемпионы Игорь Кобелев хөкемдар булды. Теләгән кеше аның белән шахмат яисә шашка уйнады, шахмат теориясе һәм гамәле буенча аннан киңәш алды.

Биредә тәрбияләнүчеләр дә, Ветераннар Советыннан килүчеләр дә мондый очрашуларның мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot