news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада коронавируслы пациентларга ярдәм иткән табибларны бүләкләделәр

Шәһәрнең сортировка госпиталендәге 29 хезмәткәргә мактау грамоталары тапшырылды.

Түбән Камада коронавируслы пациентларга ярдәм иткән табибларны бүләкләделәр
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Түбән Камада коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен сортировка госпиталенә беренчеләрдән булып эшләргә килгән табибларны Сәламәтлек саклау идарәсендә бүләкләделәр. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

«Бу хезмәткәрләр — коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән беренчеләрдән булып очрашты, чөнки 3 апрельдән сортировка бүлегенә пневмониягә һәм Covid-19га шиге булган пациентларны алып килә башладылар», — диелә хәбәрдә.

Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова табибларга, шәфкать туташларына, рентген-лаборантларына һәм санитаркаларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Түбән Кама районы башлыгы һәм районның Сәламәтлек саклау идарәсе исеменнән грамоталар тапшырды һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Истәлек дипломнарын барлыгы 29 кеше алды.  

«Әлеге кешеләр коронавирус инфекциясен башка авырулардан аерырга һәм аларга стационарда дәвалануның беренче этабында ярдәм күрсәтергә тиешләр иде. Аларның кыюлыгы, кешеләрне кайгыртуы хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек», - диде Венера Рәхимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100