news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр

Ике атнадан артык дәвам итәчәк иҗади марафон 11 сентябрьдә Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Россия һәм чит ил иҗат коллективлары катнашында зур онлайн-концерт белән тәмамланачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзалары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, «Нур-плюс» татар җәмгыяте рәисе Ренат Мәһдиев, «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Фирая Рәшитова, совет әгъзасы Линара Николашкина, «Изге юл» Тоснен татар җәмгыяте вәкилләре Гөлсинә Амельянчик һәм Санкт-Петербург башкортлары корылтае вәкиле Алик Ганиев, ТР вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук чарага Санкт-Петербургның танылган татар блоггерлары, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Кәтифа Гайнетдинова һәм «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары» порталы авторы Равил Закиров чакырылган иде.

Очрашуда мәдәни чаралар, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәренә багышланган халыкара милли онлайн-фестиваль проектларын оештыру һәм әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш ахырында яклар Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен әзерләү һәм үткәрү буенча уртак гамәлләр планын эшләделәр. Ике атнадан артык дәвам итәчәк иҗади марафон 11 сентябрьдә Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Россиянең башка төбәкләре һәм чит ил иҗат коллективлары катнашында зур онлайн-концерт белән тәмамланачак.

Шулай ук студиядән онлайн-трансляцияләрне күрсәтү: шәһәр һәм өлкә хакимияте вәкилләре, татар зыялылары, артистлар, меценатлар, спортчылар, танылган эшлеклеләре, Татарстан, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр татарлары белән телекүпер, конкурслар, квизлар, онлайн-квест, фестиваль каналларына интерактив күзәтү һәм проектларны тәкъдим итү карала. Эфир Т АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар: Җәлил укулары, иҗат кичәләре видеоларын күрсәтү, Лариса Әхмәдиева һәм Роман Абдуллинның сәнгать күргәзмәләрен ачу белән тәмамланачак. Трансляция YouTube, социаль челтәрләрдә һәм «Питер Татар» порталында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100