“Татар-информ” 25 еллыгын бәйрәм итте

Агентлыкны котларга республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, матбугат хезмәтләре, ММЧ җитәкчеләре һәм хезмәттәш-журналистлар килгән иде

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Бүген Казанның “Ривьера” комплексында “Татар-информ” агентлыгының 25 еллыгы бәйрәм ителде. Агентлыкны котларга республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, матбугат хезмәтләре, ММЧ җитәкчеләре һәм хезмәттәш-журналистлар килгән иде.

Агентлыкны беренчеләрдән булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады. Ул билгеләр узганча, мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасының дәүләтчелеге символы санала. “Сез республикабызның елъязмасын иҗат итәсез. Бүген сез әйдәп барасыз”, - диде ул.

Республика матбугат һәм массакүләм комуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР мәдәният министры Айрат Сабагатуллин, Казан каласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтовлар да котлады.

Җыелучыларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский мөрәҗәгать итте. Ул агентлыкны котларга килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Ул шулай ук киләсе елдан мәгълүмати журналистика өлкәсендә “Көмеш тасма” дигән махсус конкурс үткәрү ниятен дә хәбәр итте.

Бүген үк мәгълүмати журналистика үсешенә керткән өлешләре өчен ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “ТНВ”, “Татарстан” ДТРК, “Казань” ТРК, “Эфир” телекомпанияләре, “Комсомольская правда” газетасы редакциясе яңалыклар хезмәте билгеләп үтелде.

Бәйрәмдә Артур һәм Марат дуэты, алты тапкыр "Алтын Барс" алган Ландыш Нигъмәтҗанова, биш “Алтын Барс” иясе Илназ Бах,  “Татар җыры” конкурсы лауреаты Ришат Фазлыәхмәтов, “Большой куш” төркеме, “Делириум” арт-лабораториясе һәм башка артистлар чыгыш ясады.

Искәртеп узабыз: агентлыкның 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Татар-информ” планета буйлап атлый” дигән флешмоб башланган иде. Сүз уңаенда, флешмобта катнашучыларның социаль челтәрләрдә #tatarinform хэштегы белән урнаштырылган фотосурәтләре бәйрәм киче дәвамында зур экранда күрсәтелде. Моннан тыш, Казан журналистлары арасында ике этапта “ГТО-шоу” үткәрелде.

 “Татар-информ” МА – әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы, 25 ел эчендә Татарстан һәм Идел буеның эре гаммәви мәгълүмат чарасы буларак абруй казанган. Гаять зур эш тәҗрибәсе, журналистларның профессиональлеге, Калининградтан алып Владивостокка кадәр үз корреспондентлар челтәре – болар барысы да “Татар-информ” агентлыгына Татарстан, Россия һәм дөнья турында иң тулы һәм хакыйкый мәгълүмат чыганагы буларак ышанган киңкүләм аудитория яуларга мөмкинлек бирде. Көн саен, тәүлегенә 24 сәгать, “Татар-информ” рус телендә 250, татар телендә 40 ка кадәр оригиналь (рус телендәге версияне кабатламаган үз мәгълүматы, шул исәптән Ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латиницада) һәм инглиз телендә 25-30 яңалык урнаштыра.