Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин “Татар-информ” агентлыгын 25 еллыгы белән котлады
“Республикада агентлыкның абруе бик зур”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын 25 еллык юбилее белән котлады.
“Вакыт ничек сизелми дә уза! “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына да 25 ел тулган. Әлеге агентлыкны оештыручылар республика җитәкчеләре булды дип саныйм – без агентлык булдыру фикерен актив хупладык. “Татар-информ” 25 ел буе республикабызга хезмәт итә. Биредә белемле, аңлы кешеләр эшли. Аны Римма Ратникова да җитәкләде (ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Т-И искәрмәсе), соңыннан Леонид Толчинский килде. Мин иҗат коллективын искиткеч хезмәтегез белән котлыйм. Озын гомер, зур уңышлар телим. Республикада агентлыкның абруе бик зур”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз