“Эрудит-2010” бәйгесендә Питрәч районы укучылары өлгергәнлек күрсәтте

Колай, Богородск һәм Питрәч укучылары 1нче тур нәтиҗәләре буенча 2нче турга узды
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бәйгенең төгәлләү туры Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә барды. Актлар залына йөздән артык тамашачы җыелды.
“Алга” газетасы хәбәрләренә караганда, жюри әгъзалары укучылардан алынган җавапларны 3 баллы система буенча бәяләде. Алар составында Казан вузлары укытучылары һәм Академия әгъзалары бар иде.
Бәйге йомгаклары буенча, Питрәч районының Колай, Богородск һәм Питрәч укучылары үзләренең белемнәрен югары күрсәтеп, 1нче тур нәтиҗәләре белән 2 нче турга үттеләр.