Биектауның социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен укулар үтте

Хезмәткәрләргә “Зыян күрүчеләргә табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү” программасы кысаларында авырулар белән эш итү алымнарын күрсәттеләр
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кичә Биектауның картлар һәм инвалидлар йорты-интернатында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хәзмәткәрләре өчен “Зыян күрүчеләргә табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү” программасы кысаларында укулар үтте.
Муниципаль районнарның рәсми порталыннан алынган хәбәрләргә караганда, укуларны “Татарстан Республикасының кадрлар әзерләү комплекслы үзәге һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тармагы үсеше” хезмәткәрләре оештырган.