news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган Конституция эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк

Махсус урта белем бирү йортларына укырга керергә теләүчеләр артачак.

Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган Конституция эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә карата хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруе артуга этәргеч булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әйтте.

«Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китереп чыгарачак. Алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшче кешеләрнең абруен арттырачак. Билгеле, бу икътисади күрсәткечләрнең һәм безнең гражданнарның матди иминлеген яхшыртачак», — диде Гобәйдуллин.

Россия Федерациясенең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә, дәүләт хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләүне гарантияли, тотрыклы икътисади үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырачак. Илнең икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре — хезмәт кешесенең абруен яклау һәм хөрмәт итү.

«Без алга таба үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә, һөнәр алырга, эш алырга теләүчеләр саны артачак», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100