news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар хезмәт хакын сәгатьләп түләү турында закон проекты тәкъдим итте

Документ рәсми нәтиҗә алу өчен Россия хөкүмәтенә җибәрелгән.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында, 2021 елдан башлап, ашыгыч килешү буенча һәм тулы булмаган көн эшләгәндә, бер сәгатькә 150 сумнан да ким булмаган хезмәт хакы түләү кертү турында закон проекты эшләгәннәр һәм РФ хөкүмәтенә җибәргәннәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Тулы булмаган эш вакыты шартларында ашыгыч хезмәт килешүе төзегәндә, эшченең хезмәт хакын исәпләү өчен минималь сәгатьлек хезмәт хакы күләме кулланыла, — диелә закон проекты текстында. — 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь сәгатьлек күләмен сәгатенә 150 сум итеп билгеләргә».

Шулай ук, минималь сәгатьлек ставка алдагы ел өчен кулланучылар бәяләре үсеше индексыннан чыгып, елга бер тапкыр индексацияләнәчәк.

Авторлар фикеренчә, мондый закон пандемия шартларында Россия халкының керемнәрен арттырырга ярдәм итәчәк һәм хезмәт хакы күләмен индустриаль яктан үсеш алган илләр дәрәҗәсенә җиткерү проблемаларын хәл итүдә бер адым булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100