news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР парламенты комиссиясе Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча күчмә утырыш уздыра

Утырышта катнашучылар “2008-2012 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында да фикер алышачак

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә – 9 июньдә республиканың Бөгелмә шәһәрендә ТР Дәүләт Советының “2008-2012 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче комиссиясе күчмә утырыш уздыра.

Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта катнашучылар шәһәр һәм районның авыл хуҗалыгы объектларында булганнан соң, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән икътисади кризис шартларында авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү һәм “2008-2012 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot