news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Горький тимер юлындагы фирма поездлары 1 млн. 467 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән
“Татарстан” поезды узган 5 айда пассажирлар ташу күләме буенча 8 нче күрсәткеч биргән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 5 аенда Горький тимер юлында фирма поездларында 1 млн. 467 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу чорда юл йөрүчеләр арасында Киров-Мәскәү маршрутындагы “Вятка” поезды иң зур популярлык казанган. Әлеге фирма поездында гыйнвар-май айларында 189 мең 227 кеше ташылган. Икенче урында – 5 ай эчендә 181 мең 250 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән “Чувашия” (Чабаксар-Мәскәү) поезды. Беренче өчлеккә шулай ук Түбән Новгородтан Мәскәүгә йөрүче “Буревестник” фирма поезды керә. Аңарда 166 меңнән артык пассажир озатылган.
“Татарстан” фирма поезды узган 5 айда пассажирлар ташу күләме буенча 8 нче күрсәткеч биргән. Бу чорда Казан белән Мәскәүне бәйләүче әлеге фирма поездында 141 мең 67 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән. Казан-Санкт-Петербург маршрутында йөрүче “Поволжье” поезды – 10 нчы урында. Аның хезмәтләреннән 75 мең 525 кеше файдаланган. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot