КДУ Иран белән мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде

КДУ Иран белән мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). Бүген КДУ җитәкчелеге Иран дәүләт кибернетика фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Мостафа Нурбахш җитәкчелегендә әлеге уку йорты делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә КДУ матбугат хезмәте. Кунакларны фәнни эшләр һәм мәгълүматлаштыру буенча проректор Данис Нургалиев, КДУ халыкара багланышлар идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Крылов, исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты деканы Рөстәм Латыйпов кабул итте. Иран институты генераль директорын аның урынбасарлары Фирүз Мазхар һәм Мохсен Яарванди озатып йөри.

КДУ халыкара багланышлар идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Крылов сүзләренчә, кунаклар Казан университеты белән мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне башларга теләк белдергән. “Без IТ өлкәсендә белгечләрне исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетында гына түгел, физика факультетында да әзерлибез. Әмма Казан университетында башка юнәлешләр буенча да тикшеренүләр уңышлы уза, шуңа күрә нанотехнологияләр, экология, геология, геофизика, нефть химиясе продуктларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләр идек”, - дип белдерде Данис Нургалиев.

Үз чиратында, Мостафа Нурбахш ике югары уку йортының фәнни проектлары исемлекләрен алышырга тәкъдим итте. “Мондый алмашудан соң, теге яки бу өлкәдә хезмәттәшлекне ничек башларга, кайсы проектларны бергә гамәлгә ашырырга икәнлеге аңлашылыр иде”, - дип билгеләп үтте Иран дәүләт кибернетика фәнни-тикшеренү институты генераль директоры.

Декан Рөстәм Латыйпов һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләр факультетны тәкъдир итте. Кунаклар Казан университетында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр башлану тарихы белән танышты. “Бүген исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетының алты кафедрасында 1500дән артык студент белем ала, 130 профессор эшли, икенче югары белем алырга теләүчеләр дә шактый”, - дип белдерде кунакларга Рөстәм Латыйпов. Кунакларда мәгълүмат технологияләре куркынычсызлыгы һәм квант исәпләүләре мәсьәләләре зур кызыксыну уяткан.

Очрашу нәтиҗәләре буенча меморандумга кул кую турында карар кабул ителгән һәм шул рәвешчә сөйләшүләрдә беренче адым ясалган, “Бу очрашу нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлекнең башлангычы булыр дип ышанабыз”, - дип йомгаклады үз сүзен Андрей Крылов.