Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстаның чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы бирә
^Татарстаның чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы бирә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген республиканың урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7833 укучысы математика буенча бердәм дәүләт имтиханы бирә. Аларның күбесе - 7073 кеше БДИ рус телендә, ә калганнары татар телендә бирергә теләк белдерде.
Бу - Татарстанның 11 сыйныф укучылары бөтенроссия эксперименты кысаларында тапшыручы өченче бердәм дәүләт имтиханы. Беренче имтихан химия буенча 24 майда (аны 688 кеше бирде), рус теленнән БДИ (7100 чыгарылыш укучысы тапшырды) 3 июньдә булды. 15 июньдә республикада физика буенча БДИ булачак.
Математика буенча имтихан сәгать 10.00 башлана һәм 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул 62 имтихан кабул итү пунктында, нигездә, җиһазланган мәктәп классларында үтәчәк.
Имтиханда җәмәгатьчелек күзәтүчеләре булмаячак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, гражданнардан андый гариза булмаган. Әмма республикада прецедент бар - беренче һәм әлегә бердәнбер җәмәгатьчелек күзәтүчесе буларак "Республика Татарстан" газетасы хәбәрчесе Евгения Чеснокова химия буенча БДИда булды.
Имтихан нәтиҗәләре якынча бер атнадан билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз