news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Хәзер прокурорлар һәр баш тарткан материалны язма рәвештә раслаячак һәм кабул ителгән карарның нигезле булуы өчен шәхсән җаваплы булачак

^Хәзер прокурорлар һәр баш тарткан материалны язма рәвештә раслаячак һәм кабул ителгән карарның нигезле булуы өчен шәхсән җаваплы булачак

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Прокуратурасының уртак коллегиясендә хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бурычлар - республикада җинаятьләрне яшереп калу гамәленнән арыну, ә аларны ачыклаганда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә - үтерү, талау һәм оештырылган җинаятьчелеккә аеруча игътибар итәргә кирәклеге билгеләнде. Коллегия ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгендә булды, анда ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм прокурор Кафил Әмиров катнашты.

Кафил Әмиров журналистларга хәбәр иткәнчә, коллегиядә фикер алышынган мәсьәлә Татарстан өчен яңа түгел, соңгы 6-7 елда бу проблемага зур игътибар бирелгән. "Республикада бу мәсьәләне хәл итү өчен билгеле эшләр башкарылган. Ел саен соңгы биш елда җинаятьләрне яшереп калу фактлары саны кими. Ә прокуратура тикшерүләре йомгаклары буенча, 76 эчке бүлекләрнең 12сендә хокук бозулар ачыкланмаган", - диде ул. 16 майда Генераль прокуратура һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының уртак карары белән җинаять эше кузгатудан баш тарту тәртибе үзгәртелде. Хәзер кире кагылган материаллар район прокурорлары тарафыннан 24 сәгать дәвамында расланырга тиеш. Алар һәр баш тарткан материалны язма рәвештә раслаячак һәм кабул ителгән карарның нигезле булуы өчен шәхсән  җаваплы булачак.

Әсгать Сәфәров республикада җинаятьләрне яшереп калу проблемасы булуын билгеләп үтте. Яшереп калуның аерым фактлары гомуми җинаятьләр санының якынча 20 процентын тәшкил итә. Республикада башка төбәкләр белән чагыштырганда, ачылган җинаятьләр күрсәткечләре уртача. Ул гомуми җинаятьләр санының 60 проценты тирәсе, ә авыр һәм аеруча авыр ачыкланган җинаятьләр якынча 53-54 процент тәшкил итә, һәр ун үтерү очрагының 9ы ачыклана. "Прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгы каршында уртак бурыч - җинаятьләрне яшереп калудан арыну" , - диде Әсгать Сәфәров. Моның өчен структура эчендә берникадәр үзгәртүләр үткәреләчәк, тикшерү һәм сорау алу органнары хезмәткәрләренең сафлары ныгытылачак. Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белгечләре авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачыклауда юнәлешләр алды.

ТР эчке эшләр министры урынбасары, ТР ЭЭМның штаб башлыгы Артем Хохорин ТР ЭЭМның мәдәни үзәгендә үткән матбугат конференциясендә узган ел республикада җинаятьләрне яшереп калуның 62 факты ачыкланган, быел биш айда - 30, - дип хәбәр итте. Аларның яртысы прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган, икенче яртысын - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре. Узган ел Татарстанда барлыгы 113 мең материалдан баш тартылган, аларның 3 меңнән артыгы нигезсез рәвештә кире кагылган, агымдагы елның биш аенда тагын 1800 материалдан баш тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot