news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр «Үлемсез полк» акциясенә 9 майга кадәр кушыла ала

«Үлемсез полк» сайтында теркәлү 7 майда төгәлләнде.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Быел «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак. Татарстанда яшәүчеләр анда катнашу өчен 9 майда көнең беренче яртысына кадәр акция партнерлары сайтында теркәлә ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Теләге булган һәркем «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрнең мини-кушымталарында, шулай ук «Банк Памяти» ресурсында бөтенроссия акциясенә кушыла ала. «Үлемсез полк» сайтында теркәлү 7 майда төгәлләнде.

Быел онлайн-акция җирле вакыт буенча көндезге сәгать өчтә проект сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телевизион каналлар битләрендә башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100