news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кайбер кешеләр өчен эш сәгатьләре кыскарырга мөмкин

Җомга көнендә яшь аналарга балалар тәрбияләү өчен өстәмә вакыт бирелергә мөмкин.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә кайбер категория гражданнар өчен эш атнасындагы хезмәт сәгатьләрен кыскартырга мөмкиннәр. Бу турыда Федерация советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский сүзлләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер 40 сәгатьлек эш атнасы. Бәлки, җомга көнендә эш сәгате кыскартылыр», — дип аңлаттылар Федерация советында.

Рязанский сүзләренчә, бу яңалык Россиядә яшәүче кайбер категория гражданнарына кагылырга мөмкин.

«Мисал өчен, яшь аналарга балалар тәрбияләү өчен өстәмә вакыт», — диде ул.

Сенатор сүзләренчә, әмма якын арада дүрт көнлек эш көненә тулысынча күчү көтелми.

Элегрәк Мәсәкү омбудсмены Татьяна Потяева хатын-кызлар өчен дүрт көнлек эш атнасы ясарга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100