news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга зиратларга бару өчен СМС-пропусклар санын арттырдылар

Кешеләр зиратка бару һәм кайту өчен берәр сәгать вакыт алуга көнгә ике хәбәр җибәрә ала.

Татарстанлыларга зиратларга бару өчен СМС-пропусклар санын арттырдылар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда 4нче номерлы максат - «Зиратларга бару» буенча СМС-хәбәр җибәрү санын арттырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Хәзер татарстанлылар бу максат буенча көнгә ике СМС җибәрә ала. Һәр рөхсәттә юлга вакыт бирелә: зиратка барырга бер сәгать һәм кире өйгә кайтырга бер сәгать», - диелә хәбәрдә.

Зиратта республика халкы күпме кирәк, шулкадәр вакыт үткәрә ала. 4нче номерлы максат буенча электрон пропуск атнага бер тапкыр рәсмиләштерелә.

Татарстанлылардан шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү сорала. Битлек, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк. Шулай да мөмкин булганча өйдә калу яхшырак.

7 май киченә 4нче номер буенча 67 меңгә якын пропуск рәсмиләштерелгән.

Цифрлы пропускны онлайн, шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында һәм 2590 кыска номерга СМС-хәбәрләр җибәреп рәсмиләштерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100