Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада хоккейчылар 75 төп агач утыртты
«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм «Нефтехимик» хоккей командасы халыкара «Хәтер бакчасы-2020» акциясенә кушылды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм «Нефтехимик» хоккей командасы Сүбәләк юлы буйлап 75 төп нарат утыртты Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Компаниянең генераль директоры Айрат Сафин җитәкчелегендәге директорлар корпусы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм «Нефтехимик» хоккей командасының әйдәп баручы уенчылары халыкара «Хәтер бакчасы-2020» акциясенә кушылды.
Акциягә компания ветераннары һәм яшь хезмәткәрләр дә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз