news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россиянең ел агачы – 2020» бәйгесендә тавыш бирү дәвам итә

Татарстан Республикасында да уникаль агач — Себер чыршысы бар.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 1 май көнне «Россиянең ел агачы — 2020» конкурсы буенча тавыш бирү башланды. Ошаган агач өчен http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында тавыш биреп була. Чараны «Здоровый лес» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы оештыра. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тарихи әһәмияте булган 12 уникаль агач исемлеге «Агачлар — тере табигать һәйкәлләре» бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе тарафыннан расланган. Номинантлар арасында Брянск, Белгород, Псков, Липецк, Кемерово, Тамбов, Тверь өлкәләре, Дагыстан, Карелия, Чувашия, Мордовия һәм Марий Эл республикаларында үсә торган агачлар бар.

«Россиядә ел агачы» конкурсы «Европада ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Россия халыкара бәйгедә беренче тапкыр 2018 елда катнашты. Белгород өлкәсендәге имән агачы өченче урынны алды. 2019 елда Мәскәү өлкәсенең Абрамцево музей-утарындагы «Абрамцево имәне» икенче урынга лаек булган иде. Быелгы Россия вәкиле — Калмыкиядән «Ялгыз тирәк» — «Европада ел агачы — 2020» халыкара конкурсында өченче урын алды.

Россия «Европада ел агачы» халыкара конкурсында дүртенче тапкыр катнашачак. Сез биргән тавыш 2021 елда узачак Европа ярышларында кайсы агачның илебез данын яклаячагын хәл итә, диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасында да уникаль агач бар. Ул — Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.), ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының яше — 134 ел, ә биеклеге — 30 метрдан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100