Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт итүчеләргә Чирмешәндә азык-төлек җыелмасы таратылды
Туймәттә яшәүче 28 кешегә күчтәнәчләр тапшырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чирмешән, 8 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авыл җирлеге Советы Әфганстанда, Чечня Республикасында хезмәт иткән авылдашларына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә һәм бала үстерүче ялгыз аналарга азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Быел Бөек Җиңү бәйрәмендә чәй табынына җыю мөмкинлеге булмау сәбәпле, кайбер авылдашларга азык-төлек җыелмасы таратырга уйладык. Җирлек Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән күчтәнәчләрне өйләренә илтеп бирдек», - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.
Чечня Республикасында хезмәт иткән Әкъдәс Әшрапов тыныч тормышта вафат булган. Туймәтлеләр аның әнисе Даилә апаны да игътибарсыз калдырмады, аңа да азык-төлек китерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз