news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Телеграм”ның android базасы өчен татарча интерфейс эшләнә

Проект авторы Рөстәм Хәйруллин әлеге эшләнмәнең үзенчәлекләрен әйтте.

“Телеграм”ның android базасы өчен татарча интерфейс эшләнә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Телеграм” мессенджерының android базасында эшләүче телефоннар өчен татарча интерфейсы эшләнгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проект авторы, программист, энтузиаст тәрҗемәче Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

“Телеграм”ның интерфейсы татарча булачак. Аның бөтен функцияләре башта инглизчә иде, аннары русчасы чыкты, татарчасын энтузиастлар эшләгән иде, тик аны кую өчен махсус ботка хәбәр язарга кирәк иде, аннары бот җавап итеп, файл җибәрә иде. Телефонга йөкләп, аны урнаштырып булса да, ул тәрҗемәнең сыйфаты бик үк яхшы түгел иде, шуңа күрә аны гади кешеләргә куллану бик үк уңайлы булмады”, - диде программист.

“Яңа ел алдыннан “Телеграм” яңа функция ясады – махсус рәсми сайт. Анда барлык теләгән телгә тәрҗемә итеп була башлады. Ягъни, керәсең, кирәкле сүзләрнең гыйбарәләрен сайлыйсың һәм тәрҗемә итәсең. Барлык тәрҗемә шушы телне куйган кешеләргә телефонына автомат рәвештә үзе килеп тора, яңадан бернәрсә дә урнаштырасы юк”, – дип аңлатты Рөстәм Хәйруллин.

“Телеграм”ны татарчалаштыру өчен хәзер android базасында эшләүче кесә телефонында менә бу сылтамага гына басарга да мөмкин: https://t.me/setlanguage/tatar. “Киләчәктә яңа сүзләр барлыкка килсә, үзеннән үзе телефонга килеп торачак. Гади кеше өчен бу вариант күпкә отышлырак”, - диде проект авторы.

Рөстәм үзенең техник тәрҗемә ягыннан тәҗрибәсе булуын әйтте. “Мин “Вконтакте”ны татарча тәрҗемә итү командасының координаторы да, үземнең тәҗрибәмне эшләр өчен уңайлы дип саныйм”, - диде.

Рөстәм Хәйруллин җәйгә кадәр бу эшне төгәлләргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot