Башкортстанда өлкәннәр өчен беренче дәүләт-шәхси пансионаты барлыкка киләчәк

Әлеге проект Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Башкортостанда дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә бик өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионат төзү буенча проект тормышка ашырылачак. Ул Мишкин районының Ирсай авылында барлыкка киләчәк. Әлеге проектны инвестицияләү буенча концессия килешүе Уфада имзаланган. Бу хакта Башинформ агентлыгы хәбәр итә.

Документ шартлары буенча, концессионер тарафыннан биреләчәк инвестиция 5 миллион сумнан да ким булмаячак. Килешүнең вакыты – 25 ел. Әлеге проектны тормышка ашырган очракта 15 эш урыны һәм социаль хезмәт күрсәтелүчегә уңайлыклары белән 25 койка урыны булдырылачак.

«Без әлеге вакыйгага озак килдек. Норматив-хокук базасын әзерләү үзе дә зур көч таләп итә, чөнки Россиядә бүгенге көндә моңа охшаш проектлар юк. Бу - илдә концессия килешүе кысаларында тормышка ашырылган беренче стационар социаль хезмәт күрсәтү объекты булачак», - дип аңлатты Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Әлеге проект Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан төбәктә социаль өлкәдә дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү кысаларында эшләнгән. Хөкүмәт боерыгы нигезендә әлеге проект буенча концессия килешүен төзү хокукы өчен ачык конкурс уздырылган. Җиңүче исеменә җаваплылыгы чикләнгән «Гаилә» җәмгыяте лаек булган, дип аңлатма биргәннәр министрлык матбугат-хезмәтендә.