Казанның Яңа Савин районы башлыгы ветераннарны шәхсән үзе котлаячак

Тимур Алибаев “блокадачыларның” йортларына килеп дәүләт бүләкләре тапшырачак
(Казан, 8 май, “Татар–информ”). Җиңү көне алдыннан Казанның Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, үз фатирларыннан чыгып йөри алмаучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын йортларына килеп котлаячак һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырачак.
Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген Бөек Ватан сугышында катнашучы Петр Богомоловка “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 65 еллыгы хөрмәтенә” истәлек медале тапшырылачак.
Петр Богомолов сугышта өч тапкыр яралана. Ул 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Петр Богомолов 52 ел “Элекон” заводы” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли. Петр Богомолов пенсиягә “Элекон” заводының җыю цехы башлыгы урынбасары вазифасында китә.
Бүгенге көндә сугыш ветераны хатыны һәм кызы белән яши.