Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зарипова: 2021 елда балалы гаиләләр өчен социаль түләүләр күләме 11 процентка артты
Җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле кешеләрнең 35 процентын күп балалы гаиләләр тәшкил итә.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның консолидацияләнгән бюджетыннан һәр өченче сум социаль ведомство линиясе буенча балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Безнең илкүләм максат бар — 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 2017 ел күрсәткече белән чагыштырганда ике тапкыр киметү. Бу РФ Президенты указы. Бүген республикада төрле социаль түләү алучы ярлылар реестрында яшәү минимумыннан түбәнрәк булган керемнәрне рәсми декларацияләгән164,3 мең кеше тора. Яшәү минимумы - 9955 сум. Реестрда торучыларның 90 проценты, яисә 145 мең кеше - балалары булган гаиләләр», - диде ул.
Министр безнең төбәктә балалы гаиләләргә ярдәм итү һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да, диде. Җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле кешеләрнең 35 проценты күп балалы гаиләләргә туры килә. 2021 елда төбәк бюджетыннан балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен акча күләме узган ел белән чагыштырганда 11 процентка арткан һәм 15,7 млрд сум тәшкил итә.
Россиянең ярлылык чигендә яшәүче гражданнары санын 2030 елга 6,5 процентка кадәр киметү планнары турында 2020 елның 17 мартында туры элемтәдә ил Президенты Владимир Путин белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз