news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин өч татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

Алар дәүләт бүләкләренә Covid-19 пандемиясенә каршы көрәштә, Казанда WorldSkills чемпионатын оештыруда зур өлеш керткәннәре, шулай ук хезмәттә ирешкән уңышлары өчен лаек булды.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясенә каршы көрәштә керткән өлеше өчен Россиянең берничә галимен һәм табибын бүләкләү турындагы указны имзалады. Алар арасында Татарстаннан да бер вәкил бар. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Казан дәүләт медицина академиясенең неврология кафедрасы профессоры Радий Есин «Россиянең атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аннан тыш, пандемиягә каршы көрәштә керткән өлеше өчен Россиянең төрле төбәкләреннән табиблар һәм галимнәр, Россия илчелекләрендә эшләүче табиблар һәм төрле ведомстволарның хезмәткәрләре бүләкләнде.

Моннан тыш, указ нигезендә, Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрүдә зур өлеш керткәне өчен ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр идарәчесе Сергей Коростеловка II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале тапшырылды.

Шулай ук «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Мактау ордены белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100