news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе губернаторы отставкага китә

Сергей Морозов Дәүләт Думасына кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятләвен белдерде.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов үз вазифасыннан китәчәк. Ул Россия Президенты Владимир Путинга аны вәкаләтләреннән азат итү үтенече белән мөрәҗәгать итүен әйтте.

«Бүген мин дәүләт башлыгына, Президентыбызга, тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итүгә тулаем бирелеп эшләү өчен, үзем теләп отставкага китү үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Мин Дәүләт Думасына депутатлыкка үз кандидатурамны тәкъдим итәргә карар кылдым», — дип белдергән ул Facebook битендә.

Сергей Морозов өлкә белән 16 ел җитәкчелек итә, аның вәкаләтләре 2021 елда тәмамлана. Бүгенге көндә ул төбәк башлыгы постында булган вакыт буенча иң озак эшләүче губернатор булып тора.

Кичә Россия Президенты Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оолның отставкасын кабул итте. Төбәк башлыгы сайлауларына кадәр республика җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Владислав Ховалыг билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100