news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда коронавирусның өченче дулкыны булу-булмау ихтималын әйттеләр

Россия халкы профилактиканың барлык чараларын үтәүне дәвам итсә, ковидның өченче дулкыны булмаячак.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Россия халкы профилактиканың барлык чараларын үтәүне дәвам итсә, ковидның өченче дулкыны булмаячак. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова "Комсомольская правда" радиосы эфирында әйтте.

"Бездә өченче дулкын, <...> әгәр без үзебезне саклый торган  үзебез булдырган барлык кагыйдәләргә дә сак карасак, булмаячак. Бу - битлек кию, чиста куллар, чиста йөз, чиста гаджетлар һәм барлык күпләп җыелу урыннарыннан максималь рәвештә читтәрәк булу", - диде ул.

Шул ук вакытта кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы көзгә авыруларның артуы мөмкин, дип белдерде. Аның фикеренчә, коронавирус, мөгаен, сезонлы булыр һәм үзен язын һәм көзен күрсәтер.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100