news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның  бер авылында яшәүче гаилә шәҗәрә фестиваленең зона бәйгесендә җиңгән

Дәрәҗәле җиңүче титулы Мәсәлимовларга республика этабында катнашу мөмкинлеге бирде.

Актанышның  бер авылында яшәүче гаилә шәҗәрә фестиваленең зона бәйгесендә җиңгән
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 8 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышның  Иске Сәфәр җирлегеннән Мәсәлимовлар гаиләсе шәҗәрә фестиваленең зона бәйгесендә җиңү яулады.

2021 елның февраленнән Татарстан Республикасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале старт алды. Искәртеп үтәбез, шәҗәрә фестивале муниципаль, зональ (Казан, Урыссу, Алабуга, Лаеш, Теләче, Кама Тамагы) һәм республика этапларында уздырыла.

Алабуга шәһәрендә фестиваль 7 апрель көнне үтте. Фестивальдә Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәре вәкилләре катнашты.

 Шунысы сөенечле, чарада катнашкан Иске Сәфәр җирлегеннән Мәсәлимовлар гаиләсе фестивальдә иң яхшы чыгыш күрсәтеп, зона этабында лаеклы төстә беренче урын яулады.

 Дәрәҗәле җиңүче титулы Мәсәлимовларга республика этабында катнашу мөмкинлеге бирде. Аларга уңышлар телибез.

 Сүз уңаеннан, шәҗәрә фестиваленең республика этабы Казан шәһәрендә 15 майда тәгаенләнгән. Ул Гәлиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100