news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Алдагы 2-3 атна Covid-19 белән көрәштә хәлиткеч вакыт булачак

Якындагы атналар дәвамында дәүләт инфекция белән көрәшне көчәйтәчәк.

Владимир Путин:  Алдагы 2-3 атна Covid-19 белән көрәштә хәлиткеч вакыт булачак
kremlin.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавируска каршы көрәштә якындагы 2-3 атна хәлиткеч булачак. Атналар уңышлы булсын өчен гражданнарга табибларның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу хакта Covid-19 таралу куркынычына каршы көрәш буенча киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кичә генә ул Covid-19 белән вазгыять турында фикер алышу өчен илнең әйдәп баручы фәнни белгечләре белән очрашкан. Башка илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эпидемия башлангач, беренче 4-5 атна иң авыры булып тора.

«Бу безнең вазгыятьтә якындагы 2-3 атна хәлиткеч булачак дигәнне аңлата. Бу чорда бездән барлык ресурсларның зур концентрациясе таләп ителәчәк, иң катгый рәвештә табибларның киңәшләрен, бүген һәр төбәктә кертелгән профилактик чараларны үтәргә кирәк булачак», — диде дәүләт башлыгы.

Коронавирус белән бәйле вакыйгаларны 100 процентка алдан әйтеп булмый, әмма иң мөмкин булган вариантларны исәпкә алырга кирәк, дип өстәде ул.

«Без мөмкин булган һәр вариантка эш планын булдыра алабыз һәм булдырырга тиеш тә», — дип йомгаклады Владимир Путин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100