news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус таралуының югары ноктасы ике атнадан булачак дип фаразладылар

Россиядә зарарланучылар саны тәүлегенә 18-20 процентка арта.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыруның иң кызган чагы саны 10-14 көннән башлана. Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова хәбәр итте, дип яза «Известия».

«Әгәр без тестлаштыру күләмнәрен арттырсак, математиклар һәм биологлардан торган иң яхшы фаразлау төркемнәре мәгълүматлары буенча, әлеге инфекциянең югары ноктасына чыкканчы 10-14 көн кала, Шуннан соң без вазгыятьне күпмедер вакыт тотып торачакбыз һәм хәл кире якка китәчәк — ягъни процесс, кагыйдә буларак, синусоидны хәтерләтә», — дип сөйләде ул.

Илдә Covid-19 белән хәлнең үсеш сценарие уңай, дип искәртте Скворцова. Зарарланучылар саны тәүлегенә 18-20 процентка гына арта, чөнки Россия башка илләр тәҗрибәсен исәпкә алган. Хакимият тарафыннан күрелгән чаралар бу күрсәткечнең үсешен булдырмаска мөмкинлек биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100