Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә барлык эшсезләргә апрель, май һәм июньдә уникешәр мең сум пособие түләнәчәк
Россия Президенты эшсезлекне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә һәм бөтен процессны дистанцион форматка күчерергә кушты.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Россия Президенты Владимир Путин барлык эшсезләргә дә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләүне йөкләде. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмә кысаларында хәбәр итте.
«Эшсез калган һәм агымдагы елның 1 мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән бөтен кешегә, апрель, май һәм июнь айларында автомат рәвештә эшсезлек буенча пособие түләргә тәкъдим итәм. Ул минималь хезмәт хакы күләмендә, ягъни 12 мең 130 сум булачак», — диде Президент.
Ул губернаторлардан пособиене рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерүне һәм процессны дистанцион форматка күчерүне сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз