news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор дистанцион укуда эш урынын оештыру буенча киңәшләр бирде

Ата-аналар уку урынының урнашуына, йөкләнешне һәм ял вакытын тигез бүлүгә аерым игътибар бирергә тиеш.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре укучының дистанцион укуда эш урынын оештыру буенча киңәшләр бирде.

Иң элек эш урынының урнашуына игътибар итәргә кирәк — өстәл тәрәзә янында торырга тиеш.

«Хәтта табигый ут чыганагы (тәрәзәләр) булганда да, өстәлдә өстәл лампасы булырга тиеш. Күләгә комачауламасын өчен, уңагай бала өчен лампаны сул якка, сулагайлар балалар өчен уң якка куярга кирәк», — дип билгеләп үтәләр Роспотребнадзорда.

Компьютер мониторы укучы алдында, күздән 600-700 мм ераклыкта урнашкан булырга тиеш.

Китапларны күздән кул озынлыгында махсус җайланмада тотырга кирәк, бу муенга йөкләнешне киметә һәм күзләрне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук дәрес вакытында укучыга урындыкта тирән утырырга, корпусны һәм башны тигез тотарга кирәк. Өстәл кырыена күкрәк белән таянырга ярамый.

Җиһазлар сайлауга аерым игътибар бирергә кирәк. Һәр 30-45 минут саен физик күнегүләр һәм күзләр өчен гимнастика үткәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100