news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия Хөкүмәтенә төбәкләргә федераль койка фондын тапшырырга кушты

Россия Президенты илнең ресурсларын коронавирус таралуга каршы көрәштә тупларга өндәде.

Путин Россия Хөкүмәтенә төбәкләргә федераль койка фондын тапшырырга кушты
kremlin.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Якындагы ике көндә Россия Хөкүмәте федераль койка фондын ил төбәкләре карамагына тапшыру графигын төзиячәк. Россия Президенты Владимир Путин бу йөкләмәне коронавирус таралуга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә әйтте.

Ул Россия Президентының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре белән очрашуда төбәкара багланышларның барлык нечкәлекләрен, шул исәптән башка төбәкләрдән авыруларны кабул итүне дә, шулай ук медицина бригадаларының күрше субъектларга чыгуын да эшләргә йөкләмә бирүен искәртте.

«Әйдәп баручы федераль медицина үзәкләренең мөмкинлекләрен тулысынча эшләтергә кирәк. Хәзер бөтен ресурсларны бергә җыю мөһим. Хөкүмәткә ике көн эчендә койка фондын федераль клиникалардан төбәкләр карамагына тапшыру графигын төзергә кушам», — дип тәмамлады Владимир Путин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100