420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Үзизоляция режимыннан күренә торган нәтиҗә киләсе атнаның икенче яртысында сизеләчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, сишәмбе көнне дәүләт башлыгы Covid-19 вазгыяте һәм аны профилактикалау чаралары буенча экспертлар белән киңәшмә үткәрде. Песков сүзләренчә, эш көне дәвамлылыгын яңадан карау киңәшмә вакытында каралмаган.
«Ничек һәм кайчан чыгу [эш көне булмаган көннәр режимыннан] — бу карарны вазгыятькә карап кабул итәргә кирәк булачак», — дип дәвам итте Дмитрий Песков.
Матбугат сәркатибе сүзләренчә, киңәшмәдә катнашучыларның барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимы — коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен бердәнбер дөрес карар дигән фикердә кала.
Исегезгә төшерәбез, 30 марттан 3 апрельгә кадәр эшләми торган ял көннәре дип игълан ителде. Шуннан соң Владимир Путин, Covid-19 белән бәйле рәвештә, ил гражданнарына икенче мөрәҗәгатендә эш булмаган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.